Хәвеф-хәтәр

Өч кеше Татарстандагы коточкыч янгын корбаннары булды

Ашыгыч хезмәтләр килгәч, янгынның 14 квадрат метр мәйдандагы бүлмәләрнең берсен чолгап алуы ачыкланган

Яшел Үзәндә төнлә янгын чыгып, өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр итә.

Фаҗига 3 февральгә каршы төндә була. 03:00 тирәсендә Чапаев урамындагы элеккеге тулай торак бинасында янгын чыгу турында хәбәр килде. Ашыгыч хезмәтләр килгәч, янгынның 14 квадрат метр мәйдандагы бүлмәләрнең берсен чолгап алуы ачыкланган.

Һәлак булучыларның икесе ир-ат һәм берсе хатын-кыз. Тагын бер зыян күргән хатын-кыз ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган, хәзер аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

 


Нет комментариев