Полиция хезмәткәрләре бер кызны кыйнаган кешене эзли
Хәвеф-хәтәр

Полиция хезмәткәрләре бер кызны кыйнаган кешене эзли

Хәзерге вакытта Чаллы полициясе Үзәк бүлеге тикшерү үткәрә

Полиция хезмәткәрләре бер кызны кыйнап үтерә язган Чаллы кешесен эзли, дип яза «Татар-информ».

Социаль челтәрләрдә Чаллы кешесенең, машинадан кызны өстерәп чыгарып, тукмарга керешүе сурәтләнгән видео таралган иде. Шул тирәдән үтеп барган ир-ат кызны якламакчы була, әмма агрессор аның да башын сугып яра.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Чаллы полициясе Үзәк бүлеге тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

 


Нет комментариев