Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Ремонт вакытында бер кешегә цемент салынган чиләк төшкән, ул вафат булган

Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылды

Казанда эшче аңа цемент салынган чиләк төшкәннән соң вафат була, дип яза «Татар-информ».

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 22 майда Совет районындагы мәйданчыкларның берсендә суүткәргеч ремонтланган. Эшчеләр аңа бәйләп куелган цемент чиләкләрен күчерү өчен экскаватор чүмеченнән файдаланганнар. Ниндидер мизгелдә чиләк ремонтчыларның берсенә төшеп киткән. Аны хастаханәгә китерәләр, анда берничә көннән ул алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшче