Татарстанда юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган
Фаҗига урынына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев киткән. Процессуаль тикшерү барышы — прокуратура контролендә
Тукай районында «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы якка чыгып, Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән дип яза Татинформ.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада» машинасын йөртүче, аның ике пассажиры, шул исәптән өч яшьлек бала, Volkswagen автомобиле пассажиры урында ук үлгән.
Иномарка йөртүчесе, тагын аның ике пассажиры, шул исәптән, бер бала имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.
Фаҗига урынына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев киткән. Процессуаль тикшерү барышы — прокуратура контролендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев