Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

Варварларча һөҗүм нәтиҗәсендә шәһәрдә 13 кеше һәлак булды, алар арасында — биш яшьлек кыз да бар

Түбән Камада 10 августтан 11 августка күчерелгән эшлекле дүшәмбе һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланды.

«Без авыр көннәр кичерәбез. Киев режимының варварларча һөҗүме нәтиҗәсендә безнең шәһәрдә 13 кеше һәлак булды, алар арасында — биш яшьлек кыз да бар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм», — диде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Киңәшмәдә катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Татар-информ


Нет комментариев