Һәлакәт нәтиҗәсендә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күргән
Предприятиедә янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнарны Түбән Камада эшлекле дүшәмбедә бер минут тынлык белән искә алдылар.
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев киңәшмәне ачып, узган атнаның һәркем өчен җитди сынау һәм ныклык сынавы булуын билгеләп үтте.
Ул искәрткәнчә, 31 мартта «ТүбәнКамаНефтехим» заводында полимеризат агызу нәтиҗәләрен бетергәндә газ катнашмасында янгын чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күргән.
«Кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар. Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм», – диде Радмир Беляев.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев