Хатын-кыз белән ир-ат квадроцикл белән ауган, икесе дә үлгән
Процессуаль тикшерү оештырылган
Бүген төнлә Татарстанның Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә «Бриз» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә ир-ат белән хатын-кызның үле гәүдәләре табылган, дип яза Татар-информ.
Татарстан прокуратурасының якынча мәгълүматлары буенча, алар квадроциклда йөргән. Бер мизгелдә йөртүче идарәне югалткан, нәтиҗәдә транспорт чарасы әйләнеп капланган.
Табиблар килгәнче алар алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен урынга Тукай районы прокуроры урынбасары Эдуард Имамов барган.
Процессуаль тикшерү оештырылган.
Соңрак Тукай районы прокуроры Руслан Галиев фаҗига урыныннан кадрлар белән бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев