Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Беркемгә дә кирәк түгел син, ятимлек калдыгы...

Кечкенәдән әби белән үстем. Әти-әнием аерылышып шәһәргә киттеләр. Әнинең бертуган абыйсы да авылда яшәде.

Илнур абый мине үзенчә тәрбияләргә тырышты. Тик аның тәрбиясе гади тәрбиядән аерылып тора иде. Пычрак сүзләр әйтеп гел рәнҗетте.

Әти дә, әни дә еш кайталар иде. Матур киемнән, төрле тәм-томнардан өзмәде алар мине. Шулай акрынлап үстем. 

Миңа 16 яшь тулганда, Илнур абый күрше авыл кызына өйләнде, бер ул алып кайттылар. Һәм шәһәргә күченделәр. Мин иркен сулый башладым. “Өй җыештыра, ашарга пешерә белмисең. Беркемгә дә кирәк түгел син, ятимлек калдыгы”, – дип җанымны ашаучы кеше мин үскән йортта башка яшәми иде. 
Шулай да күрәселәрем алда булган икән. Илнур абыйның хатыны минем әти белән әнине ата-ана хокукларыннан мәхрүм итеп, минем исәпкә акча алырга ният кылган.

Миңа да, әбиемә дә берни әйтмичә, документлар җыеп судка тапшырганнар. Суд көнне мине Илнур абый кайтып алды. Һәм без район судына юл тоттык.
Барганда Илнур абый миңа: “Ата-анаңны яклап бер генә сүз әйтсәң дә, мин сине бүген үк ятимнәр йортына илтеп тапшырам. Син атаңа да, анаңа да, миңа да, әбиеңә дә кирәк түгелсең. Шуңа авызыңны ачып сүз әйтер алдыннан яхшылап уйла. Балалар йортында яшәргә телисеңме, әллә авылда әбиең беләнме?” – дип әйтте. 

Судта әти белән әнигә каршы сүз әйтергә батырчылык итмәдем. Ни булса да булыр, әгәр балалар йортына илтсәләр, үз-үземә кул салачакмын. Һәр ситуациядән дә чыгу юлы бар дип уйладым. Һәм, чыннан да, шулай эшләячәгемә иманым камил иде. Суд мине әти-әни кармагына калдырды. Илнур абый хатыны белән уйланган планнарын чынга ашыра алмады. 

Судтан соң әни мине үзе янына шәһәргә алып китте. “Нишләп алдан ук шулай итмәдем икән?” – дип бүгенгә кадәр үкенсә дә, мин әнигә дә әтигә дә ачу сакламыйм. Ике якны да тигез күреп, икесен дә хөрмәтләп, яратып яшим.
Ә Илнур абый кылган гамәлләре, әйткән сүзләре өчен күптән түгел күз яшьләре белән гафу үтенде. Менә аны гафу итүе авыр...

Исемем редакция өчен генә.

 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ятимлек