Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның Гарифуллин урамы халкы: "Машина үткәндә җәяүлеләр коймаларга эленеп тормаса ярый инде" (+фото)

Балтачның Гарифуллин урамы… халкы нигә дулады?..

"Балтач бистәсендә берьяклы гына юл ясаганнан соң, күпчелек машина безнең Гарифуллин урамыннан йөри башлады, - дип мөрәҗәгать итәләр безгә.- Ул урам Һади Такташ урамыннан менгәндә, уң якка кереп китә торган тыкрык. Менә шул тыныч кына тыкрык хәзер әйтеп, аңлатып бетермәслек мәхшәргә әйләнде, аннан колхоз транспорты да йөри, автомобильләр дә берөзлексез агыла. Тәрәзәләрне ачып булмый, тузан тула, төн йокылары да качты. Зур машиналар узганда шул кечкенә тыкрыкка көчкә сыешалар. Мәктәпкә йөрүче балалар өчен шундый да тыныч тыкрык иде, ул рәхәтлекләр дә бетте, уку башлангач нишләр ул балалар?.. Ярар, боларын инде аның беркем дә үзгәртә алмас, хет ичмасам юлын ремонтласыннар иде, йөреп булырлык түгел бит. Кыш көне нәрсә булыр, күз алдына китерүе кыен. Машина үткәндә җәяүлеләр коймаларга эленеп тормаса ярый инде, ди бер күршебез. Ышанмасагыз, килеп карагыз әле Гарифуллин тыкрыгына, сүзләребезнең хаклыгына инанырсыз..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250