Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Һәркем игътибарга лаек” дигән яңа проект старт ала

Республика клиник хастаханәсе һәм Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә яңа проектка старт бирде.

2021 елда проект республиканың 7 районында - Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба, Кукмара, Лаеш, Алабуга һәм Балтач районнарында эшли башлый.

Һәркем игътибарга лаек һәм бу проект сәламәтлекләренә игътибар итәргә өйрәнмәгән кешеләргә аеруча файдалы булачак.

Проект нәрсәдән гыйбарәт соң? Иң элек анкета тутырырга кирәк булачак. Бу сезнең сәламәтлеккә куркыныч янамыймы икәнлеген аңлау өчен кирәк. Кирәк булса, сезне шунда ук бушлай дәвалануга җибәрәчәкләр. Анкетаны тутыру озак түгел, моның өчен нибары 5 минут вакыт җитә.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илья Вольфсон