2025 елда минималь хезмәт хакы  22 440 сум булачак
Җәмгыять

2025 елда минималь хезмәт хакы 22 440 сум булачак

Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 2025 елның 1 гыйнварыннан аена 22 440 сумга кадәр арттыру турындагы канунга кул куйды. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә.

2024 елда МРОТ 19 242 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 16,6% ка артачак. Бу 4,2 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакы артуга китерәчәк.

«Киләсе ел башыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 22 440 сум күләмендә билгеләнә, хәзерге вакытта бу аена 19 242 сум», – дип яза РИА Новости. 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мрот

Нет комментариев