Балтач мәшгульлек үзәге тарафыннан эш яшендәге инвалидларны эшкә урнаштыру буенча актив эш алып барыла.
Икенче мәсьәлә эш белән тәэмин итүчеләр игътибарына, закон нигезендә (ТР 24 июль 2006 ел №60-3 РТ) оешмада хезмәткәрләр саны 35тән алып 100гә кадәр икән, шуның 3%ын инвалидлар тәшкил итәргә тиеш, ә инде 101дән күп булса, 2-4%ка кадәр булырга тиеш. Шуларны искә алып, hәр оешма-предприятие җитәкчеләре шушы законны үтәргә тиешләр.
Шулай ук инвалидлар игътибарына җиткерәсем килә: эшләгән инвалидларга ел саен август аенда иминият кертеме (страховой взнос) хисабына пенсия арта торган була.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев