Балтачта “Россия флагы көне” нә игътибар зурдан (+фото)
Җәмгыять

Балтачта “Россия флагы көне” нә игътибар зурдан (+фото)

"Россия флагы көне"нә багышлап, СМУ балалар мәйданчыгында "Факел" клубы тарафыннан "Ак, зәңгәр, кызыл" дип аталган уен чарасы үткәрелде.

Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Әлеге бәйрәм уңаеннан мәйданчыкта "Урам китапханәсе" эшләде, яшүсмерләр өчен эстафеталар оештырылды, зурлар өчен викториналар үткәрелде.

Балалар үзләрен тизлектә һәм тапкырлыкта сынап, флаг белән бәйле төрле уеннарда катнаштылар һәм бүләкләр оттылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев