Давыл нәтиҗәләрен бетерү өчен 45 кеше һәм 14 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Әгерҗе районында давыл аркасында 8538 кеше яшәгән 366 йорт утсыз калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Алар арасында 15 — биш катлы, 18 — өч катлы, 12 — ике катлы, 316 шәхси йорт, шулай ук 3 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы бар.
Урында шәһәр һәм район электр челтәрләренең 7 бригадасы эшли.
«Әгерҗе муниципаль районы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Зыян күргән йорт түбәләре санын билгеләү буенча эш бара», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Давыл нәтиҗәләрен бетерү өчен 45 кеше һәм 14 берәмлек техника (шулар арасында 8 кеше һәм 3 берәмлек техника — Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан) җәлеп ителгән.
Видео социаль челтәрдән
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев