Экологик сәгать. Кайда?
Җәмгыять

Экологик сәгать. Кайда?

Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән “Кызыл китап ни сөйли?” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.

Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк. Әле алай гына да түгел, шул урманнарда , болыннарда, сулыкларда яшәүче күпме кошларга, җәнлекләргә, бөҗәкләргә зыян килә. Акрынлап алар бөтенләй бетүгә дучар ителә.

Шуңа күрә өлкәннәрнең бурычы - табигатьне саклау гына түгел, аны яклау, аңа ярдәм итү. Балаларга да кече яшьтән шушы язылмаган кагыйдәләрне аңлатырга, үзебезнең эш-гамәлләребез аша күрсәтергә кирәк. Шул максатттан китапханәдә үткәрелгән экологик сәгатьтә балалар “Кызыл китап” белән таныштылар, китапка кертелгән безнең якта үсүче һәм яшәүче тереклек белән таныштылар. Аннан соң табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр, табигать турындагы китапларга күзәтү тыңладылар, пластилиннан җәнлекләр ясадылар.

Гөлсинә  Животникова,
Чепья авылы китапханәчесе.

Фото: автор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


экология

Нет комментариев