Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Луиза ханымның кавышкан көннәре. Нәкъ 50 ел алар гаилә учагын торгызып җибәргән.
Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин инстаграмда хәбәр итте.
– Бергә озын гомер кичерү — зур бәхет һәм зур тырышлык! Луиза белән очраштырган язмышыма рәхмәтлемен! Лузага аңлаганы һәм терәк булганы өчен рәхмәт! Ф + Л = ❤️, — дип язган ул постында.

Без дә һәркем өчен үрнәк парга озын, бәхетле гомер телибез!
Фото: instagram.com
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев