Искиткеч матур көн ул!
Җәмгыять

Искиткеч матур көн ул!

Алар өчен без эшлибез һәм яшибез!

Җәйнең иң беренче көне — Халыкара балаларны саклау, яклау көне белән башланып китә! Искиткеч матур көн ул!
Барлык әти әниләрне, әби-бабаларны Халыкара балаларны саклау, яклау көне белән рәхәтләнеп котладык!
Балалар — безнең киләчәгебез һәм тормыш мәгънәсе.
Алар өчен без эшлибез һәм яшибез, авыл, район даннарын үстерәбез, күрсәтәбез! Кечкенәдән алар белән киләчәккә планнар корабыз.
Бу бәйрәм безнең өчен иң матур бәйрәм. Һәр бала бик кадерле һәм безнең көзге! Әти-әни һәр баласы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Тәрбияче, укытучы белән бергә атлый!
Кече яшьтән үк без тәрбиячеләр балаларның талантларны барлап, аларны үстерү, кирәкле агымга юнәлтү өчен тырышабыз — бу безнең төп бурыч.
Ә барлык балаларга сәламәтлек, тугры дуслар һәм укучы балаларга онытылмаслык җәйге яллар, чыгарылыш укучыларының имтиханнарны яхшы гына тапшырып, теләгән уку йортларына керүләрен теләп калам!

Автор: Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр балалар бакчасы тәрбиячесе.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


балаларны яклау көне

Нет комментариев