Казанда юл һәлакәтендә җиде яшьлек малай һәлак булган
Җәмгыять

Казанда юл һәлакәтендә җиде яшьлек малай һәлак булган

"КАМАЗ" тәгәрмәчләре астында калып, Казанда җиде яшьлек малай һәлак булган.

Фаҗига Можайский - Горький шоссесы киселешендә булган. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук җан биргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, укучы җәяүлеләр кичүе буенча яшел утка чыгып бара торган булган. Һәлакәт урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Эльдар Сабиров чыккан. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Малай икенче сыйныфта белем алган. Машина йөртүчегә 65 яшь булган.

Чыганак: Шәһри Казан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять бала үлгән кеше үтерү машина астында калган мәктәп укучысы

Нет комментариев