Бу сәгатьләрдә әлеге участокта 82 % сайлаучы үз тавышларын калдырган
1065нче номерлы сайлау участогы Түбән Кенә авылында урнашкан, бирегә өч авыл халкы килеп тавыш бирә. Иртәнге сәгатьләрдән халык бик актив булды, һәрбер килгән сайлаучыны берсеннән-берсе матур җырлары белән үзешчәннәр каршы алды.
Беренче тапкыр сайлауга килүчеләр биредә дүртәү, алар бүген үзләрен чын Россия гражданины итеп тоеп, имин һәм бөтен киләчәкләре өчен тавыш бирделәр. Ә менә ил башлыгын сайлауда катнашучы иң өлкән кеше - ул 89 яшьлек Фәрит Закирҗанов.
Бу сәгатьләрдә әлеге участокта 82 % сайлаучы үз тавышларын калдырган. Арча районы белән чиктәш әлеге авылларыбызда сайлаулар чыннан да актив төстә бара. Димәк, авыл халкы киләчәге өчен кайгырта һәм үз өлешен кертергә ашыга.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев