Халык кайчан эчүдән туктар?
Җәмгыять

Халык кайчан эчүдән туктар?

Якындагы ике-өч елда бу мәсьәләдә яхшы якка үзгәреш булачак, дип көтелә...

Халык кайчан эчүдән туктар?“Кызыклы эш, дөньяга оптимистик караш һәм үз сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе булгач та Русия халкы эчүдән туктаячак”, – дип белдергән илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова инвестицион форумда.

Министр сүзләренчә, алкогольне күпме чикләсәң дә, халыкның аңа мохтаҗлыгы бетмичә, ул эчүне ташламаячак. Ә эчүгә мохтаҗлык эшенә теләп барган һәм эшеннән соң аны яхшы ял, күңеленә якын шөгыль көтеп торган кешедә булмаска тиеш.

Якындагы ике-өч елда бу мәсьәләдә яхшы якка үзгәреш булачак, дип көтелә...

Көтәбез…

фото:pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


эчү

Нет комментариев