Куныр авылының югары оч балалары өчен зур бәйрәм оештырылды
Җәмгыять

Куныр авылының югары оч балалары өчен зур бәйрәм оештырылды

Бәйрәм бик оешкан төстә узды

Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар, Ландыш һәм Зөлфәт Нәҗиповлар балалар өчен бик күңелле һәм җанлы бәйрәм үткәрделәр. Хәтерләсәгез, узган ел алар мондый чараны тәүге тапкыр оештырган иде. Быел да бу бәйрәм бик оешкан төстә узды.

Бәйрәмдә балалар өчен концерт номерлары тәкъдим ителде, әти-әниләр табын корды һәм лотерея уены үткәрелде. Барлык катнашучылар зур рәхмәтле булып, бәйрәмнең уңышлы узуына өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәләр.

 – Бик күңелле бәйрәм оештырганнары өчен Айгөл-Айрис, Ландыш-Зөлфәт, Рәмзия-Фәнил гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Шулай ук хезмәте кергәннәргә һәм акчалата ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәт. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте, уеннарда актив катнашты, лотереяда бүләкләр отты, — дип хәбәр итте Кунырдан актив хәбәрчебез Илзия Нәҗипова.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйрәм

Нет комментариев