Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Кушсалар да, алсалар да, аякта нык калалар

21 февраль көнне Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе Балтач районындагы клиентлар белән эшләү бүлегенең конференцияләр залында 2024 елгы эшчәнлекләре буенча хисап җыелышы үтте.

Күпкырлы функцияләр башкаручы хезмәт коллективының бүлек башлыгы Габделнур Нутфуллин 2024 ел нәтиҗәләре буенча хисап тотты, аның чыгышы аша Балтач районында Россия социаль фонды аша 2024 елда башкарылган пенсия, башка социаль түләүләр һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълү-матлар яңгырады. Хисап чыгышыннан, фикер алышулардан соң алга максат һәм бурычлар куелды.

Мәгълүм булганча, Пенсия фондының идарәләре гел үзгәреш-ләр кичереп торды, безнең райондагы ида-рәсе генә дә инде ничә тапкыр берләшүгә-аерылышуга-кушылуга дучар ителде. Үзгәргән саен яңа алымнар нигезендә эшли башлыйсы. Ләкин нинди генә очракта да хезмәт коллективы югалып калмады, килеп туган мәсьәләләрне уртага салып хәл итеп, һәр яңалыкка җиңел ияләште. 2023 ел башыннан аларны янә үзгәрттеләр, социаль өлкәне камилләштерү максатларында Социаль иминият фонды белән берләштерделәр.

Районда 10 мең 134 төрле категория пенсия алучылар исәпләнә. Картлык буенча пенсия алучыларның саны — 8318 (әлеге исәпкә пенсия яше җиткәнче билгеләнгән (за выслугу лет) пенсияләр дә кергән, андыйларның саны 649 кеше), инвалидлык буенча — 765, туендыручысын югалткан өчен билгеләнгән пенсияләр — 223, дәүләт пенсияләре 828. 2025 елның 1 гыйнвареннан Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 12963 сум итеп билгеләнде. Районда 444 кеше яшәү минимумы күләмендә пенсия ала, бу барлык пенсионерларның 4,38 проценты дигән сүз. Пенсияләр елга ике тапкыр индексацияләнеп арттырыла, 1 августтан эшләүчеләрнең пенсияләре иминият кертемнәрен хисапка алып арттырылган.

— Узган ел Социаль фонд тарафыннан район халкына барлыгы 2 миллиард 520 миллион 989 мең 850 сум күләмендә пенсия һәм пособиеләр түләнелде, бу аена 210 миллион сумнан артык дигән сүз, — ди Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсенең Балтач районындагы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Габделнур Нутфуллин. — Төрле үтенечләр, документлар белән 7998 клиент мөрәҗәгать итте. Алдан язылу сервисы аша 3699 клиент кабул ителде. 

2024 елның 1 февраленнән ана капи-талының күләме беренче бала өчен 630 380,78 сум итеп билгеләнгән иде, ә инде 2025 елның 1 февраленнән 690 266,95 сум булды. Моңарчы ана капиталы алмаган икенче һәм аннан да күбрәк бала алып кайткан әнигә капиталның күләме 2024 елда 833024,74 сум тәшкил итсә, 2025 елның 1 февраленнән әлеге сумма 912162,09 булды.

Социаль фондта эшчән-лек яңа технологияләр кулланып эшләүгә нигез-ләнгән. Электрон сервислар, шул исәптән иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты аша шушы чорда 3299 кешедән пенсия билгеләү, түләү һәм башка сораулар буенча электрон гаризалар кергән. Бу урында шуны әйтәсе килә, дөньяга бала туганчы ук дәүләт тарафыннан социаль түләүләр башлана һәм алар кешенең гомере буе төрле юнәлештә дәвам итә.

Казаннан килгән вәкил Ирек Хәбибуллин үзенең чыгышында дөрес хезмәт хакы алып эшләргә, керем мәсьләсендә алдан-ала кайгыртып яшәргә өндәде, чөнки рәсми керем белән синең пенсиягә чыккач та яшисең бар. Әгәр хезмәт хакы рәсмиләштерелеп бирелми икән, пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, пенсиям аз, дип, чабулап йөрүләр башлана, — архив, күпфункцияле үзәк, хезмәт урыннары... ярый да, үзеңә кирәкле мәгълүматларны табалсаң. Табалмасаң, пенсияң пенсионерның яшәү минимумына тиң калырга мөмкин.

Район җитәкчелеге исеменнән Ирек Сабиров Социаль фондның эшчәнлегенә уңай бәя бирде, район тормышы белән таныштырып үтте.

Хисап җыелыш-ларының азагы бездә я бүләкләү, я концерт номерлары белән тәмамлана. Социаль фондта да шулай булды, фидакарь хезмәт куйган Гөлзидә Хәкимҗановага Россия Социаль фондының Рәхмәт хаты тапшырылды. Озак еллар эш-ләүче Рәмзия Әминова Җөмһүриятебезнең Сәла-мәтлек саклау министрлыгыннан Рәхмәт хаты, ә менә Социаль фондта 44 ел фидакарь хезмәт куйган Резеда Гыйльмуллина хезмәтенә тугрылык өчен истәлекле күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Район халкы белән үзара аңлашып, ярдәм-ләшеп, эшләрен кануннар нигезендә алып барган коллективка киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев