“Наз”лылар терроризмга каршы күңелле сынаулар үткәргән (+фото)
Җәмгыять

“Наз”лылар терроризмга каршы күңелле сынаулар үткәргән (+фото)

"Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында "Наз" бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында "Тормышта сәламәт яшәү дәверендә терроризм һәм экстремизмга каршы" исеме астында ярыш булып узды.

Беренче эш итеп командалар чыгышы булды. Тернәкләнүчеләр икегә бүленеп, гади ярышлар һәм күнелле сынаулар уздылар: туплар, шарлар, кыршау белән йөгереп үзара көч сынаштылар.

Уздырылган әлеге чаралар өлкәннәребезнең яшәү активлыгын, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү сыйфатын арттыра, дип хәбәр итәләр "Наз"дан.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев