Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Премьер-министрдан Яңа ел бүләге

Яңа ел алдыннан һәрбер бала да Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләк өмет итеп, тагын бер хыялының чынга ашуын көтеп яши.

Балтач бистәсендә яшәүче Айдан Әхмадуллинның әнисе Гүзәл улының хыялын тормышка ашырырга теләп, интернет аша "Теләкләр чыршысы"на хат юллый. Аллаһы Тәгаләнең Амин дигән чорында язылган хат булгандыр ул, чөнки нәкъ менә Айданның хатын чыршыдан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин ала. Һәм 29 декабрьдә, Айданның 4 яшьлек туган көнен билгеләп узган көндә, алар ишеген Кыш бабай белән Кар кызы һәм районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин шакый. Алар Айданга Алексей Песошин исеменнән дә, үзләреннән дә бүләкләр тапшырып, Яңа ел һәм туган көне белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерәләр. Айданның апасы Әзизәгә уку кирәк-яраклары бүләк ителә.


— Бу мизгелдә нәрсәләр кичергәнебезне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Хатыбызга җавап булыр дип тә, болай итеп зурларлар дип тә уйламаган идек. Улыбыз өчен икеләтә бәйрәм булды бу. Балалар күңеленә дә, үзебезнекенә дә онытылмас хисләр белән кереп калган көн ул. Балабызның теләген үтәгән, гаиләбезне зурлаган өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга нык-лы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз, — ди Гүзәл Әхмадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Теләкләр чыршысы