Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында йөрмәскә киңәш итте
Җәмгыять

Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында йөрмәскә киңәш итте

Анна Попова фикеренчә, Россиядә коронавирус таралуга бәйле вазгыять шактый киеренке.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россия гражданнарына үзләрен сакларга һәм артык кирәк булмаганда җәмәгать урыннарында йөрүдән тыелып торырга куштылар. Әлеге киңәш илдә дәвам итә торган коронавирус эпидемиясе белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1»телеканалы эфирында белдерде.

«Бүген үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк. Моның өчен бөтенләй кирәк булмаса, җәмәгать урыннарына чыгарга кирәкми», — дип ассызыклады РФ баш санитар табибы.

Попова сүзләренчә, Россиядә инфекция таралуга бәйле вазгыять шактый киеренке. Аның начараюы аңлашыла, әмма төбәкләрдә авырулар санының күпләп артуы юк, диде ул.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Роспотребнадзор коронавирус

Нет комментариев