Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын өйдә калырга өндәде
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын өйдә калырга өндәде

Татарстан Президенты Инстаграмында үз-үзеңне изоляцияләү режимында гаиләләрне сурәтләгән рәсемнәр куйган.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда гаилә көнкүрешеннән рәсемнәр куйган һәм #ОставайтесьДома хэштегы белән билгеләгән.

Беренче рәсемдә дүрт кешелек гаилә сурәтләнгән: әтисе белән улы шахмат уйный, янәшәдә генә балалар урындыгында кечкенә кызы утыра, ә әниләре өстәл янына зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә гаилә пары коймак пешерә, ә өченчесендә ноутбукка карыйлар һәм өчпочмаклар ашыйлар.

«Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык язылучыларга да киңәш итәбез», «Ничек тәмле ашыйлар», «Әйе, менә бу минеке, мин үз йортымны яратам», — дип комментарий калдырган Татарстан Республикасы Президентының аккаунтына язылучылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус үзизоляция

Нет комментариев