«Быел Бөрбаш авылының мәдәният йорты һәм Салавыч авылының спорт залында төзекләндерү эшләре башланып китте.
Әлеге ике объекттагы эш барышы белән танышып, булган сорауларга ачыклык керттек. Бөрбаштагы мәдәният йортын «Стройсервис», ә Салавычтагы спорт залын төзекләндерү эшләрен «Строймастер» оешмасы төзүчеләренә тапшырдык. Ике оешма да үзебезнең районда эшчәнлек алып бара, әлеге объектларны да үз вакытында, сыйфатлы итеп төзекләндереп чыгарлар дип ышанам», - дип хәбәр итә район башлыгы Рамил Нотфуллин үз Инстаграм аккаунтында ?? @nutfullinramil ??.

Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев