Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле ассорти рецепты

Ясап кара!

Банкаларны юып, тобенә укроп зонтигы, петрушка, лавр яфрагы, кара борыч, гвоздика, ярты суган телемләп, сарымсак 1 булемтек, баллы борыч турап, кыярны бик вак итмичэ (бармак калынлыгы), помидор катыракларын кискәләп банканы тутырасыз. Барысы да кунлегезгә ничек ошый, шулай тутырыгыз. Граммлап улчәмәдем.

Аерым кәструлдә маринад ясыйбыз. Аның өчен 2 литр су салабыз, шуңа 3 аш калагы тоз, 200 гр шикәр комы, кайнап чыккач, 150 гр 9 процентлы уксус салып, әзер маринадны яшелчә тутырылган банкаларга агызып чыгабыз. Капкачларны өстенә генә куеп, водяной баняда 5 мин куеп алабыз. Водяная баня ул — кәстрюлгә су салып, төбенә салфетка җәеп, шунда банкаларны тезеп, стерилләштерү.

«5 мин уткәч, банкаларны алып, ябып, каплап куябыз одеял белән. Суынгач, саклый торган җиргә куясыз. Бик тәмле килеп чыга. Ясап карагыз», дип яза Лилия тәм-томнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә