Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле язгы салат рецепты

Айгөл Хәйретдиновадан бәйрәмчә язгы салат рецепты

Кирәк булачак:

    300 грамм түш ите (тавык),
    400 грамм черри помидоры,
    500 грамм пекин кәбестәсе,
    400 грамм татлы борыч,
    200 грамм фета сыры,
    сохари,
    майонез,
    тоз-борыч.

Тавыкның түш итен калынрак телемнәргә турыйбыз да, «тавык ите өчен» дигән  паприкалы тәмләткечтә әвәләп, табада ике ягын да кыздырабыз. Сохарины үзебез дә әзерләргә мөмкин: ипине шакмаклап турап, 15-20 минут дәвамында газ мичендә кыздырып алабыз. Пекин кәбестәсе, татлы борыч, кыздырылган тавык итен – озынча итеп, фета сырын – шакмаклап, черри помидорын яртылаш итеп турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тоз, борыч, майонез өстәп, болгатабыз. Сохарины табынга куяр алдыннан гына салатка өстибез.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә