Блогер Римма Нуриәхмәтова рецепты
Алма яки грушаларны, кабыгын чистартмыйча гына, 1,5–2 см калынлыкта турыйбыз. 1 кило әзер алма яки грушага 300 грамм шикәр комы өстәп, 1 сәгатькә калдырабыз. Болгатып торабыз. Согы барлыкка килгәч, кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга, сүндерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйбыз.
Бик җайлы рецепт. Җимешнең тәме дә саклана, шикәр комы да аз тотыла. Кайнатманы бәлеш эчлеге буларак та кулланырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев