Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гашыйклар көнен “йөрәкләр” белән каршылагыз!

— Ии, кадерлем, рәхмәт сиңа! Мин дә сине яратам бит! — дигән сүзләрне ишетәсегез киләме?

Килсә, юри генә булса да бер атнадан җитәчәк Гашыйклар көнен онытмаска һәм бу көнне сөйгәнегезгә ниндидер игътибар билгесе күрсәтергә тырышыгыз.

Игътибарның иң җиңел юлы — тәмле ризык белән сыйлау. Монда сез уңганлыгыгызга карап, фантазиягезгә ирек бирә аласыз.

Ә вакытлары (бәлки, уңганлыклары да!) чамалы кешеләргә без бик җиңел һәм матур рецепт тәкъдим итәбез. Аны хатын-кыз гына түгел, ир-егет тә, хәтта үсмер дә әзерли ала!

Ак икмәк, акмай, үзегез яраткан кайнатма кирәк булачак. Кибеттә юка гына кисәкләргә бүленеп сатылган батон булса тагын да яхшырак.

Шул кисәкләрне йөрәк формасында кисеп чыгабыз. Моны печенье әзерләү өчен тәгаенләнгән трафарет ярдәмендә эшләү бик җиңел.

Ике ягына да май сөртәбез һәм өсләренә шикәр комы сибәбез. Хәзер бу йөрәкләрнең уртасына кечерәк йөрәк формасында кайнатма ягып чыгабыз (трафаретның бераз бәләкәйрәге дә булса бик җиңел!).

180 градуска җылытылган мичтә 7-10 минут пешереп алабыз.

14 февральдә сөйгәнегез йокыдан уянуга шундый йөрәкләр әзерләп, хуш исле чәй пешереп, елмаеп-балкып торсагыз, иң матур сүзләр ишетәчәгегез көн кебек ачык!

Ә бөтенләй иренсәгез яисә вакытыгыз шулкадәр чамалы икән, бу йөрәкләрне пешермичә әзерләп куйсагыз да була. Чәй янына барыбер тәмле булачак!

Ә әлегә бер атна вакыт бар, икмәк телеменнән йөрәк фомасы кисәргә әзерләнә торыгыз! Сөеп-сөелеп яшәгез!

 

Фото: pixabay.com

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә