Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гөлгенә Шиһаповадан «Ит бәлеше»

Иң элек эчлеген әзерлибез. Бәлеш тәмле булсын өчен, төрле ит куллансаң яхшы.

Сыер, каз, ат итләрен, бәрәңгене турыйбыз. Эчлеккә күп итеп суган салу бәлешне тәмле итә. Тоз, борыч салып болгатабыз.

Аннары камырга тотынабыз. Аның өчен  бер стакан җылы сөт, ярты стакан су, 100 грамм сыер мае, 2 аш кашыгы майонез кирәк. Чеметеп кенә тоз өстисе. Камырны 20 минут чамасы тоткач, бәлешне ясый башлыйбыз. Бәлеш тишелмәсен өчен, камырны табага салгач, төбендә тишек ясарга кирәк. Бәлешне  газ мичендә пешерәбез. Башта 240 градуска куеп, йөзен кызартып алабыз. Аннары инде 220 градуста 2,5 сәгать пешерәбез.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә