Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гөмбә маринадлау рецепты

Кайнар гөмбәне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә 2 аш кашыгы кайнатылган үсемлек мае өстәп, капкач белән ябам.

Бу рецепт белән майлы, каен, усак гөмбәләрен һәм опятаны маринадларга була.

Чистартылган гөмбәгә су салып кайнатып чыгарам һәм шундук түгәм. Чайкап, кабат су салам, тоз өстәп 30-40 минут кайнатам. Ул суын саркытып, тагын бер тапкыр чайкатам.

Маринад: 1 л суга — 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, лавр яфрагы, 4-5 кара, 4-5 хуш исле борыч, 1-2 канәфер салып кайнатып чыгарам. Гөмбәне маринадка салып 15 минут кайнатам, 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстим. Гөмбәгә карап маринад да арта, миңа 2 л маринад җитте.

Кайнар гөмбәне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә 2 аш кашыгы кайнатылган үсемлек мае өстәп, капкач белән ябам.

Гөмбәне гадәттә, боргычлы банкаларга тутырам, бик тыгызлап япмыйм. Гадәти банкаларны капрон капкач белән ябам.

Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев