Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кәҗә гөмбә — сморчок җыясызмы? (фото)

Кәҗә гөмбәсен ничек ашыйлар? Кыздырып, пешереп, киптереп ашарга мөмкин — җаның ничек тели.

Кәҗә гөмбә — сморчок җыясызмы? Ә менә без җыярга да, ашарга да яратабыз. 

Яхшылап юганнан соң гөмбәне15 минутлап тозлы суда кайнатып алабыз да, пакетларга бүлгәләп, туңдыргычка озатабыз.

Кәҗә гөмбәсен ничек ашыйлар? Кыздырып, пешереп, киптереп ашарга мөмкин — җаның ничек тели. Беренче тапкыр җыеп кайтуга табада гөмбә белән суганны кыздырып алып, аннан өстенә йомырка туглап салып та бик тәмле. Бу майлы гөмбәне шулай ашаудан да тәмлесе юк!

Бәрәңге, токмач, карабодай, дөге янына кыздырып салырга мөмкин, мичтә каймак эчендә пешергәч тә телеңне йотарлык була. Соуслар ясарга да бер дигән ул. Пицца һәм пироглар өчен дә кәҗә гөмбәсе ярап куя.

Менә ашка салырга киңәш итмиләр — хуш исе югала. Аннары, тозлау һәм маринадлау өчен бармый ул.

Лилия Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә