Карабодай ярмасын пешергәндә ни өчен сода кушалар?
Аш содасы салсаң, карабодай ярмасы күпереп, таралып китеп пешә.
Карабодай ярмасын пешергәндә кайбер хуҗабикәләр аш содасы өстәп җибәрә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Пычак очында гына аш содасы салсаң, карабодай ярмасы күпереп, таралып китеп пешә. Ярманың үзенә генә хас исе дә бетә.
Ярманы юганда яхшылап чайкап бетермәгән булсагыз, аш содасы кушкач, ярма кабыклары өскә калкып чыгар — аларны алып ташлау уңайлы булыр.
Сода кушылган ботканы болгатмыйча да пешереп була, ул көйми.
Сода — ул селте. Аны ризыкка кушканда сак булырга кирәк. Боткага сода кушсагыз, тозны ике тапкыр кимрәк салырга кирәк, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев