Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Керәшен тәбәсе

Югары Субаш хуҗабикәсе Лилия Васильева рецепты буенча

 Уртача зурлыктагы таба өчен 300 грамм сөт, 5-6 йомырка, 25 грамм юеш чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы сыек май, 500 грамм он, 250 грамм сыер мае, 1 пачка күперткеч (разрыхлитель) алына. Сөтне аз гына җылытып, чүпрә, шикәр комы салабыз. Йомыркаларны әйбәтләп туглап, тоз, сыек май, онны сөткә салып, куе сөт өсте (сметан) хәленә килгәнче камыр ясыйбыз. Бер сәгатькә кабартырга куябыз. Кабарган камырга күперткеч өстәп, җайлап кына болгатабыз һәм тагын җылытылган табага салып кабартабыз. 15 минут тирәсе. 180-200 градус мичтә пешерәбез, кызарганчы. Кызарып, кабарып пешкән тәбәбезне шакмаклап кисеп, өстенә эретелгән сыер мае сибәбез. Май күп кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: керәшен ризыгы