Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кичке чәйгә карлы “сметанник” пирогы

Тәмле булсын!

Кирәк булачак: 200 гр 15 процентлы каймак, 4 йомырка агы, 120 гр дөге оны, 10 гр мәк, баллаткыч, 1 чәй кашыгы камыр кабарткыч, 50 гр су.

Крем өчен: 200 гр йомшак эремчек, 50 гр 15 процентлы каймак, 50 гр эремчекле сыр, баллаткыч, миндаль тәңкәчекләре. ⠀⠀⠀⠀⠀
Башта корж ясыйбыз. Моның өчен йомырка агыннан кала барлык әйберләрне дә болгатабыз. Йомырка агын аерым күпертеп, аннан камырга кушабыз һәм акрын гына болгатабыз.

Коржны 180 градуслы духовкада 40 минут чамасы пешерәбез. Әзер коржны азык-төлек пленкасы белән чорнап, корж суынганчы тотабыз. Аннан аны өч өлешкә бүләбез.

Бу вакытта крем әзерлибез. Моның өчен барлык ингредиентларны да болгатабыз һәм тортны җыябыз. Өстенә миндаль тәңкәчекләре сибәбез.

Әзер “сметанник”ны төнгегә суыткычта калдырабыз.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә