Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Киптерелгән помидор?..

Помидорны юып, урталай кисәргә һәм чәй кашыгы белән эчен алырга. Эчен калдырырга да ярый, ул чагында озаграк кибәчәк.

1 кг помидор (слива сыман сорт яхшы), тәмләткечләр (минеке — “итальян үләннәре”), 5-6 тырнак сарымсак, тоз, зәйтүн мае.

Помидорны юып, урталай кисәргә һәм чәй кашыгы белән эчен алырга. Эчен калдырырга да ярый, ул чагында озаграк кибәчәк. Аслыкка пергамент кәгазь җәяргә һәм помидорларны киселгән ягын өскә каратып тезәргә, тоз сибәргә. 90-100 оС кызулыктагы духовкада (конвекция режимында) 3-3,5 сәгать киптерергә. Озаграк кибәргә дә мөмкин, үзегезнең духовкага карагыз. Помидорларны әйләндерергә кирәкми.

Сарымсакны турарга. Киптерелгән помидорларны банкага тутырырга, сарымсак, тәмләткечләр сибәргә һәм зәйтүн мае агызырга. Май помидорны тулысынча капларга тиеш.

Бер тәүлектән ашый башларга ярый. Салкынча урында сакларга кирәк. Кышка әзерләсәгез, банкаларны стерильләштерегез.

Гөлнара ГАБДУЛЛИНА,

Башкортстан, Илеш районы

Тыпый авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә киптерелгән помидор