Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кыяр суын ни өчен түкмәскә кирәк?

Тозлы кыяр суыннан бик тәмле ризыклар әзерләп булганын белә идегезме?

Теләсә нинди кыяр тозлаган судан бик тәмле печенье пешерергә була. Моның өчен 10ар аш кашыгы кыяр суы, шикәр комы, үсемлек мае, 1 аш кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, ярты кило он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басыгыз. Төрле формалар белән кисеп, духовкада әзер булганчы пешерегез.

Тавык һәм балык кыздыру өчен иң тәмле клярны кыяр суыннан гына ясап була. 1 стакан кыяр суы, шулкадәр үк он алып, шуңа 2 йомырка, пычак очына элеп сода салыгыз да “венчик” белән күпертегез, 1 аш кашыгы үсемлек мае салыгыз.

Кыяр суыннан кышкы окрошка ясарга мөмкин. Моның өчен пешкән итне, тозлы кыяр, маринадланган сарымсак, йомырканы шакмаклап турагыз. Барысын бергә болгатып, тозлы кыяр суы кушыгыз.

Тозлы кыяр суында торган ит аеруча тәмле булып пешә. Моның өчен итне артык зур булмаган кисәкләргә турап, өстенә рассол коеп, 3-4 сәгатькә калдырабыз. Тиешле вакыт узгач, итне рассолдан алып, үзегез теләгән тәмләткеч һәм үсемлек мае сөртеп, 200 градуста духовкада пешерәбез, дип яза Кызыл таң.

 

Автор: Ләйсән Якупова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә Кыяр суы