Лилия Әскаровадан алма пирогы рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан алма пирогы рецепты

Пирогны суынгач кына кисәбез

Камыр: 150 гр йомшак ак май, 2 стакан он, 100 гр сметана, 100 гр шикәр комы, кечкенә пачка разрыхлитель.

Камыр ясыйбыз, бераз суыткычка куябыз.

5 уртача алма (иң яхшысы антоновка), юка итеп турыйбыз, бераз лимон согы сыгабыз.

Заливка ясыйбыз: 2 йомырка, 200 гр сметана, 150 гр шикәр комы, 2 аш к он. Яхшылап болгатабыз. Камырны табага җәябез, өстенә алма салабыз, аннары заливка.

180 гр мичтә 40 мин пешерәбез. Пирогны суынгач кына кисәбез.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев