Бик тәмле ризык
Мин алдым әзер лаваш, аңа фарш жәйдем (котлеталарга әзерләнгән кебек), бер партиясен катырырга морозильникка куйдым.
Алабыз таба, май салмыйча кыздырабыз, һәм шушы лавашны итле ягы белән табага салабыз, кыздырып алабыз, 3-4 мин, фарш юка булгач, тиз кыза. Әйләндерәбез һәм сезнен күңел ни тели, шуны саласыз. Гөмбә, помидор, сыр һәм башкалар.
Минеке сыр гына иде (терка аша). Урталай бөклибез һәм сыр эрегәнче тотабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев