Мантый камыры рецепты
Аш-су бүлмәсе

Мантый камыры рецепты

Камырны никадәрле юка җәйсәмдә ертылмый...

1 стакан кайнар суга 4 аш кашыгы он (күберәк тә ярый) салып болгатабыз. Ул суынган арада 2 савытта туглыйбыз:
1 чәй калагы тоз тигезләп,
2 йомырка,
2 аш кашыгы сыек май.
Аннан икесен бергә кушып, он өстәп, басып бетерәм. Аннары мантыйларны ясыйбыз.

Сез дә пешереп карагыз! Тәмле булсын! 

 

Автор: Гөлүсә Рәхмәтуллина

Чыганак: https://vk.com/club123805055?w=wall-123805055_783

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев