Мәрьям Миңнегуловадан кабак белән апельсиннан бик тә тәмле сок рецепты
Аш-су бүлмәсе

Мәрьям Миңнегуловадан кабак белән апельсиннан бик тә тәмле сок рецепты

Кабак белән апельсин изелеп пешергә тиеш.

5 кг әрчеп туралган кабак өстенә салабыз 11 литр салкын су. Кайнатырга куябыз.

Кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәч 6 апельсинны кабыгыннан арындырып салабыз, мин бер 3 апельсинның кабагын да салып пешердем.
Кабак белән апельсин изелеп пешергә тиеш.

Икенче кастрюлгә сөзә барабыз, төбендә калган мякотьне блендер белән издертеп алдым, сөзеп бетердем. Шушы массага барлыгы 1200 песок, 2 аш кашыгы лимон кислотасы салыр кайнатырга куям, кайнап чыккач 5 минут кайнатам. Өстенә чыккан күбекләрне җыям.

Стериль банкаларга ябып куям.
Барлыгы 15 литр чыкты.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев