Кышка тозлап саклый торган рецепт түгел
Банканы яхшылап кайнар су белән юып алдым да кәбестәне вак итмичә эрерәк кисәкләргә турап банкага тыгызлап тутырдым. Ара-тирә түгәрәкләп киселгән кишер, ике тырнак сарымсак та салып калдырдым.
Шулай ук яраткан кешегә кәнәфер, хуш исле борыч, кара борыч, укроп орлыгы да салырга була.
Рассол: бер литр су + 3 аш калагы тоз, +1 стакан тулар тулмас песок, ярты стакан көнбагыш мае салып кайнатып чыгарабыз, кушабыз ярты стакан 9 процентлы уксус, тагын кайнатып чыгарабыз да, кәбестә өстенә салабыз.
Шушы рассол бер өч литрлы банкага кереп бетә. Рассол суынгач, холодильникка тыгып куябыз, икенче көнгә әзер була.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев