Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Пылау рецепты

Тәмле булсын!

Чуен савытка көнбагыш мае салып кыздырам да шунда 2 баш суганны саламлап турап салам, аны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Шуның өстенә уртача 3 кишерне саламлап турап салдым, тоз салдым, кыздырдым, кара яндырып көйдерәсе түгел. 

Шуның өстенә саламлап эрерәк шакмаклап туралган итне, аны тиз генә газны көчәйтеп кыздырып алам да, кайнаган су, тоз салып томалап пешерәм, плов өчен тәмләткечләр салам.

Ит пешкән арада дөгене юып, тозлы суга салып тотам бер 15 минут тирәсе.

Итемне кабып карыйм, ул пешкән булса дөгене салам ит өстенә, таратам, шуның өстенә бер бармак иңлелеге кайнаган су салам, суны кашык өстеннән генә агызам. Газны көчәйтеп алам, кайнатып чыгарам, аннан кысып кына бер 10 минут утыра. 

Шунда башы белән бер, ике сарымсакны утыртып, батырып куям. Газымны сүндерәм дә, одеялга төреп куям, ипләп кенә болгатам. Ииии тәмлелеген белсәгез!

Мәрьям Миңнегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә