Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Рәфилә Шәмсетдиновадан алмалы ватрушка пешерү рецепты

Тәмле булсын!

400 гр он, 150 гр маргарин яки сыер мае, 150 гр шикәр комы, 1 йомырка, 250 гр эремчек, 1 зур алма, 1 чәй кашыгы корица, 1/3 чәй кашыгы сода

Өй температурасында эрегән маргарин яки сыер маен он белән уарга. Шикәр комының 100 граммын, аш серкәсе белән сүндерелгән сода һәм ярты йомырка белән кушып, онга салырга. Камыр уылган валчык сыман була.
Эчлек өчен эремчек, 50 гр шикәр комы, ярты йомырканы бергә кушарга. Камырның бер өлешен майланган табаның аскы өлешенә җәясе, аннары — эремчекле эчлекне, аның өстенә, яссырак итеп, туралган алманы.

Аңа аз гына шикәр комы һәм корица сибәргә һәм өстенә калган камырны җәясе була. Өстен тигезләп чыгып, 220 градуслы мичтә 20 минут пешерәсе.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт