Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Рафилә Шәмсетдиновадан эремчекле сыр белән чизкейк

Пешергәндә ачып карамагыз, өсте ярылып китә!

Камыры: морозилкадан алган 150 грамм сыер маен угычтан уарга, шуңа 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 1,5 ч.к. разрыхлитель, 1,5-2стакан он салып, песочный камыр ясарга. Мин үзем 1,5стакан он гына салдым. Камырны майланган формага бортларын күтәртеп җәяргә һәм эчлек әзерләгәнче суыткычка куеп торырга.
 

Эчлек: 400 г.эремчек, 140 г.лы "Хохланд"ның творожный сыры (сливочный), 1стакан шикәр комы, ванилин 1 пачка (2г), ванильный сахар 10 г., 1/4 уртача лимон, согын сыгарга да була, угычтан кабыгы белән чыгарсагыз да була, 6 а.к. каймак (сметана 20%). Эремчекне блендер белән төерләре беткәнче болгатырга, янына калган ингридиентларны салырга һәм миксер белән болгатырга, бер массага килгәч, берәм-берәм 4 йомырка салып, миксер бн тагын болгатасы. Эчлекне алдан әзерләнгән камырга агызырга, бортлар өскәрәк чыгып калсын. 180 градуслы мичтә 1 сәг.чамасы пеште. Пешергәндә ачып карамагыз, өсте ярылып китә! Пешеп чыккач та сүндерергә һәм газ капкачын ачмаска, шунда килеш кенә суынырга тиеш. Өстен җиләк-җимеш белән бизәсәгез була. Тәмле булсын!!! Сүз уңаеннан, Творожный сыр урынына Маскарпоне 200 г. салсагыз да була, алай сливочный тәме күбрәк була, аның белән дә пешереп караган бар.

Чыганак: https://vk.com/public212339245?w=wall-212339245_43

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев