Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тутырылган горбуша балыгы

Тәмле булсын!

1 горбуша балыгы, 1 әр зур суган, кишер, 100 г дөге, 4-5 тырнак сарымсак, 10 аш кашыгы үсемлек мае (кыздыру өчен) һәм 5 аш кашыгы өстен (майлау өчен), тәменчә тоз, кара борыч, 1 әр чәй кашыгы паприка, прованс үләннәре тәмләткече.

Балыкны чистартырга, саңакларын алырга. Башы белән бергә сак кына ертмыйча, тиресен салдырырга (ул җиңел куба). Филеның сөякләрен, кылчыкларын чистартырга һәм иттарткычтан чыгарырга.

Дөгене ярымәзер хәлгә килгәнче пешерергә. Суганны үсемлек маенда кыздырырга, угычтан уылган кишер кушарга, бергә йомшарганчы кыздырырга, вак итеп туралган сарымсак өстәргә. Дөгегә кыздырылган яшелчәләрне, балык фаршын, тәмләткечләрне кушарга.

Инәгә ике кат җеп сапларга һәм дүрт кат булырлык итеп очын төйнәргә. Балык тиресенә эчлекне тыгызлап тутырырга. Эчлек балык эченә сыеп бетәргә тиеш. Һәм койрыгыннан башлап корсагын итне 1 әр см атлатып барып, тегеп чыгарга.

Тутырылган балыкны пергамент җәелгән аслыкка куярга, тиресе яргаланмасын өчен, үсемлек мае белән майларга һәм 220 оС кызулыктагы духовкада 30 минут пешерергә.

Порцияле кисәкләргә кисеп, бизәп, табынга чыгарырга була.

 

Ләйсән КАМАЛЕТДИНОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә горбуша