Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Җырчы Алсу Фазлыевадан нарат күркәсеннән кайнатма рецепты

Нарат күркәсе кайнатмасын әнием ясый. Ничә ел рәттән күркә җыябыз, дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Салкынрак булу сәбәпле, күркәләр әлегә кечкенәрәк. Бәлки, хәзер дә җыярга өлгерерсез. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы. Кайнатма ясар алдыннан аны суда юып алырга һәм саркытырга кирәк. Зур кәстрүлдә сироп ясыйбыз: 1 литр тирәсе су һәм 1 кг күркәгә 1,8 кг шикәр комы кирәк була. Баллы су әзер булгач, күркәне кушарга һәм 1 сәгать чамасы әкрен генә кайнатырга. Сагызлана башлагач, кайнатуны туктатырга, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга. Күп ашарга ярамый, көнгә бер-ике кашык кабып куйсаң бик яхшы. Файдасы бар. Һәрберегезгә саламәтлек телим.

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу-Азат Фазлыевлар аш-су бүлмәсендә нарат күркәсе