Авыл хуҗалыгы

Арборда котыру чире чыккан

Арбор авылының бер хуҗалыгында бозауда котыру чире барлыгы ачыкланды.

Район ветеринария белгечләре хәбәр итүенчә, бозауның котыру авыруы белән чирләвенә шикләнгән хуҗалар Чепья ветеринария бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәләр.Икенче көнне малны мәҗбүри үтерергә туры килә. Һәм тикшерү өчен лабораториягә җибәрәләр.

Кызганычка, шикләнүләр аклана. 4 айлык бозауда котыру чире булып чыга . Бозау җәен арканда торган һәм аны төлке тешләгән булырга мөмкин.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев